Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Кышкы лагерь 4 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк
«Луч» инклюзив үзәгендә көндезге торуга алмашка балалар җыю башланды
«Луч» инклюзив үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кышкы лагерь сменасы узачак. Анда 12-15 яшьлек балалар катнаша ала.

Балалар 2025 елның 4 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр сменаларга йөриячәк. Дәресләр дәвамлылыгы — биш сәгать, 10:00 нан 15:00 кә кадәр, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» АНОда.

Программага иҗади дәресләр, кулинария осталыгы, музыка һәм җыр дәресләре, кинога бару керә. Белгечләр шулай ук балалар өчен канистерапия һәм вин-чун (Кытай сугыш сәнгате) дәресләре үткәрәчәк.

«Луч» инклюзив үзәге Ильич урамындагы 21/8 номерлы йорт адресы буенча урнашкан.

+7(843)558-74-18 телефоны буенча язылырга һәм мәгълүматны төгәлләштерергә була.

2024-12-24T17:56:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.