Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2024, 16:46

Казанда «Мөмкинлекләр диңгезе» инклюзив фестивалендә менталь тайпылышлары булган 50 дән артык бала катнашты

Спортның су төрләре сараенда балалар өчен мастер-класслар һәм йөзү ярышлары үткәрелде

Фото: Денис Гордийко

Спортның су төрләре сараенда «Мөмкинлекләр диңгезе» инклюзив фестивале узды. Анда Казаннан һәм Мамадыштан 80 нән артык бала катнашты, алар арасында менталь тайпылышлары булган 50 дән артык яшь спортчы бар.

Студент волонтерлар балалар өчен күнегүләр һәм мастер-класслар үткәрде. Ә ярышларда балалар 25, 50 һәм 100 метрлы дистанцияләргә йөзде.

«Проект гамәлгә ашырылган шушы вакыт эчендә күп кенә балалар эшчәнлекнең хәрәкәт һәм когнитив өлкәләрендә зур уңышларга иреште, бу хакта аларның тренерлары гына түгел, ә ата-аналары да сөйли», – дип ачыклык керттеләр Казанның физик культура һәм спорт комитетында.

«Мөмкинлекләр диңгезе» фестивале менталь тайпылышлары булган (шул исәптән аутистик спектры бозылган) балаларны инклюзив хәрәкәт активлыгы шартларында нормотипик яшьтәшләре белән үзара аралашу юлы аша психофизик тернәкләндерүгә һәм социаль адаптациягә юнәлдерелгән.

Проект 2023 елда ТР муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга грантлар бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар