Турнир программасына 21 инновацион фиджитал-дисциплина кертелгән
Фото: vk.com/gamesofuture
Казандагы «Киләчәк уеннары»на 100 дән артык илдән 2 меңгә якын катнашучы җыелачак. Турнир программасына 21 инновацион фиджитал-дисциплина кертелгән. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко ТАСС мәгълүмат агентлыгына җиткергән.
«Без 260 тан артык тәҗрибәле команданы һәм 2 меңгә якын катнашучыны кабул итәргә әзерләнәбез. 100 дән артык илдән катнашучылар килергә теләк белдерде, турнирда клуб һәм ачык катнашу булачак, ә бер командада төрле илләр вәкилләре булырга мөмкин. Уеннарны стриминг һәм онлайн-платформаларда яктыртырга планлаштырабыз, шулай ук ярышлар дөньякүләм тапшыруларның программа челтәренә кертеләчәк», – дип уртаклашты вице-премьер.
Ярышлар кысаларында киберспорт, робототехника, тулыландырылган һәм виртуаль чынбарлык, мәгълүмати технологияләр һәм ясалма интеллект өлкәсендәге соңгы эшләнмәләр кулланылачак.
«Киләчәк уеннары» Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак, алар заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып, яңа дисциплиналар буенча үткәреләчәк.