Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2022, 16:02

Шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигына үзгәрешләр кертеләчәк

Казан һәм Арча, Шәмәрдән, Ижевск, Зөя арасындагы электричкалар яңа җәдвәл буенча йөриячәкләр.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). 11 нче декабрьдән кайбер шәһәр яны поездлары яңа график буенча йөриячәкләр.

Хәрәкәт интервалындагы үзгәрешләр 10 минуттан 1 сәгатькә кадәр булачак һәм «Казан – Арча», «Шәмәрдән – Казан», «Ижевск – Казан – Ижевск» маршрутларына кагылачак.

Шулай ук түбәндәге составлар өчен юлдагы вакыт кыскартылды:

6933/6923 нче номерлы Ижевск – Казан (24 минутка);

6935/6925 нче номерлы Ижевск – Казан (6 минутка);

6410 нчы номерлы Казан – Арча (8 минутка);

6004 нче номерлы Зөя – Казан (10 минутка).

«Содружество» АҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киләчәктә шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы халыкның теге яки бу маршрутларга һәм инфраструктураның техник мөмкинлекләренә ихтыяҗны исәпкә алып үзгәртелергә мөмкин.

Шәһәр яны пассажир компаниясенең яңа графигы нигезендә 55 маршрут буенча 178 поезд йөриячәк. Хәрәкәт интервалындагы 1-10 минутлык үзгәрешләр 56 электричкага кагылды.

Маршрутлар турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә), шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук кассалардагы һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында белергә була.

Барлык яңалыклар