Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2024, 10:10

РФ Дәүләт Думасында БРИКС илләреннән спортчылар өчен Паралимпия уеннарына альтернатива булдырырга тәкъдим иттеләр

Илья Вольфсон ярышларны киләсе елга Казанда уздырырга мөмкин дип саный

РФ Дәүләт Думасында БРИКС илләреннән спортчылар катнашында Паралимпия уеннарына альтернатива булдырырга тәкъдим иттеләр. Тиешле хатны Татарстаннан депутат Илья Вольфсон вице-премьер Дмитрий Чернышенкога юллаган.

Ярышларны киләсе елда Казанда оештырырга тәкъдим ителә. Шул ук вакытта мондый ярышларны уздыру зур финанс чыгымнарын таләп итмәячәк, чөнки шәһәрдә кирәкле инфраструктура бар, дип хәбәр ителә «Ведомости» басмасында.

Депутат, Татарстан башкаласында махсус Олимпиаданың «Бердәм уеннары» – Россиядә иң масштаблы инклюзив ярышлар – һәм Олимпия уеннарына альтернатива идеясенең потенциалы барлыгын күрсәткән БРИКС уеннарын да кертеп, халыкара ярышлар уздыру тәҗрибәсе турында искәртте,.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС уеннары Казанда 12 июньнән 23 июньгә кадәр барды. Аларга 155 мең җанатар килгән. Турнирларның трансляцияләрен телевизор экраннары артында һәм онлайн-мәйданчыкларда 17 миллион кеше караган. Халыкара чара уздыру дәверендә беренче мәртәбә программага 27 спорт төре буенча ярышлар кертелгән иде. Татарстан башкаласына дөньяның 90 иленнән 4,7 меңнән артык спортчы килде.

Барлык яңалыклар