В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ата-аналарга балалар киемен яктылык кайтару элементлары белән креатив итеп бизәргә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
Конкурста катнашучыларга өске кием, аксессуарлар яки балалар өчен көнкүреш әйберләрен яктылык кайтаручы элементлар белән креатив итеп рәсмиләштерергә һәм аларны фотога төшерергә кирәк. Гаризалар 15 нче декабрьгә кадәр propagandaogai@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны сылтама буенча белергә яки +7(843)533-38-41 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
Яктылык кайтару элементларын гармонияле кулланган, шулай ук оригиналь һәм катлаулы эшләр башкаручы әниләр җиңүче булачак, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.
Конкурс яктылык кайтару элементлары булган кием киюне пропагандалау максатыннан үткәрелә. Бу чара быел 27 нче ноябрьдә билгеләп үтелгән Әниләр көненә багышлана.