Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.10.2018, 15:25

Казан Ратушасында “Чәчәк атучы Казан” проектының һәм Чәчәк фестиваленең нәтиҗәләрен чыгардылар

Фестивальнең биш номинациясендә җиңүчеләр 1 млн сумга бүләкләр алдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Казан Ратушасында бүген “Чәчәк атучы Казанның” һәм “Чәчәк фестиваленең” иң яхшы композицияләрен игълан иттеләр. Җәйге сезонга шәһәр оешмалары һәм шәһәрлеләр төрле мәйданчыкларда чәчәк композициләре ясады: ишегалларында, бина фасадларында, оешмалар территорияләрендә. Казанлылар онлайн режимда үзләренә ошаган объект һәм композициләр өчен тавыш бирделәр. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләде. Чәчәк фестиваленең биш номинациясендә җиңүчеләре 1 млн сумлык бүләкләр алдылар.

“Республикабыз җитәкчелеге, Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән соңгы елларда Казан шәһәр төзелеше мәсьәләләрендә сизелерлек алга китте һәм чәчәкләр белән бизәү әлеге процессның мөһим өлешенә әверелде. “Чәчәк атучы Казан проектына” быел 5 ел була. Шушы еллар дәвамында сез ел саен шәһәрнең чәчәкләргә күмелүенә шаһитлар булдыгыз. Без, шәһәрлеләр, моңа өйрәнеп барсак та, шәһәр кунаклары урамнарыбыз матурлыгына сокланып карый”, - диде Мэр.

Искәртергә кирәк, “Чәчәк атучы Казан” проекты 15 майдан 30 августка кадәр уза. Быел чәчәклекләр мәйданы 58 мең кв.м тәшкил итте. Бәйгегә 352 гариза бирелде, композицияләр өчен 10 мең 957 кеше тавыш бирде.

Җиңүчеләргә шәһәр Мэрының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң матур фасад бизәлеше өчен “ТатарИнн” ҖЧҖ бүләкләнде, ишегалды территориясен “Уютный дом” идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ иң матур итеп бизәгән. Үзенең территориясен иң матур бизәүче булып “Казаноргсинтез” ААҖ танылды. “Мәгариф учреждениесе территорясен иң матур бизәү” номинациясендә беренче урын Киров районының 4-нче гимназиясенә бирелде. “Иң оригиналь чәчәк композициясе” “Горводзеленхоз” трестында килеп чыккан. Ә иң матур кадрны казанлы Татьяна Широкова төшергән.

Чәчәк фестивален И.Метшин “Чәчәк атучы Казанның” йөзек кашы дип атады. Быел ул дүртенче тапкыр уздырылды. “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданчыкта ландшафт фирмалары, питомниклар, ТКХ, төзелеш комплексы предприятиеләре һәм шәһәрлеләр 20 ландшафт объекты ясады. Бәйгедә катнашучылар чәчәкләр генә түгел, арт-объектлар, корылмалар, декор элементлары да файдаланды. “Мәдәни мохит” проекты тәэмин иткән бай мәдәни программа ярдәмендә фестиваль киңлеге казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен тартып тору үзәге булып торды.

Быел яңалык кертелде: беренче урын өчен 1 млн сум күләмендә, икенче урын өчен 750 мең, өченче урын өчен 500 мең акчалата бүләк тапшырылды. Тамашачылар симпатиясе призын 500 меңгә бәяләделәр.

Шәһәр Мэры фестивальдә “Касторама Русс” ҖЧҖга актив катнашулары һәм “Касторама белән үткән балачак”, шулай ук “Айс Мастерга” “Чәчәкле алан” композицияләре өчен аерым рәхмәт сүзләре ирештерде.

Чәчәк фестивале җиңүчеләрен алты номинациядә билгеләп үттеләр. Тавыш бирүчеләр фикеренчә, иң яхшы вертикаль флористик композиция булып “Кедр” сәүдә йорты” ҖЧҖның “Мир сквозь розовые очки” объекты танылды.

“Чүлмәк үсемлекләреннән торган иң яхшы чәчәк композициясе” булып индивидуаль эшмәкәр Юлия Павленконың “Роман со временем” эше табылды. Күләмле композицияләр арасында “Горводзеленхоз” трестының “Чәчәк агачы” билгеләп үтелде.

“Су композицияләре” номинациясендә “Городское благоустройство” МУПның “Тере су” композициясе иң яхшысы булып табылды. Иң яхшы кече бакча буларак Мәскәү районы идарә итүче компаниясенең тимер юл вагоны билгеләнде. Ул Юдино бистәсенең 100 еллыгына багышланган иде.

Тамашачылар симпатиясенә быел тагын “Уютный дом” идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ лаек булды. “Әкият” курчак театры мәйданчыгында алар шәһәрлеләр күрергә өйрәнгән Казан төзеп куйдылар.

“Елдан-ел бәйге белән кызыксыну арта баруын күрәбез, тавыш бирүчеләр саны да арта бара. Фасадларны һәм оешмалар территорияләрен бизәү проектлары да кызыклырак була бара. Бәйгедә катнашкан һәрбер кешегә рәхмәтемне белдерәм. Сез – шәһәребезнең патриотлары”, - диде И.Метшин.

Фоторепортаж
Казанда "Чәчәк атучы Казан-2018" акциясе нәтиҗәләрен чыгардылар
Видеорепортаж
19.10.2018 12:53
Казанда "Чәчәк атучы Казан" һәм "Чәчәк фестивале" бәйгеләренең нәтиҗәләрен чыгардылар, 19.10.2018
Барлык яңалыклар