Аралашу барышында очрашу катнашучылары IT өлкәдә хезмәттәшлек турында фикер алышты, шулай ук спорт өлкәсенә дә кагылып үттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь, Алсу Сафина). Бүген Казан ратушасында шәһәр җитәкчелегенең Кытайның Ханчжоу делегациясе белән очрашуы вакытында туризм, IT-технологияләр һәм спорт өлкәләрендә тәҗрибә белән уртаклашу турында фикер алыштылар.
Ханчжоу шәһәре делегациясе Татарстан башкаласына кичә килде. “Кыска гына вакыт эчендә шәһәрегезнең матурлыгын, бай тарихын һәм тирән мәдәни катламнарын күреп өлгердек. Казан безнең йөрәкләрдә зур эз калдырды”, - диде Ханчжоу муниципаль халык хакимияте вице-мэры Чэнь Синьхуа.
Казан вице-мэры Е.Лодвигова Ханчжоу тәҗрибәсе Казан өчен кызыклы булып торуын билгеләп үтте: башкалабыз туристик тармакны үстерү һәм туристларны системалаштырылган тәртип буенча санау белән кызыксына. Ханчжоу вице-мэры Кытай шәһәре хакимияте әлеге өлкәдә Казанга ярдәм итәргә әзер булуын җиткерде.
Аралашу барышында очрашу катнашучылары IT өлкәдә хезмәттәшлек турында фикер алышты, шулай ук спорт өлкәсенә дә кагылып үттеләр.