В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай тренировкалар җәй ахырына кадәр чәршәмбе көннәрендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Казанның Горки-Әмәт урманындагы йөгерү клубында очрашулар яңартыла. Бушлай тренировкалар җәй ахырына кадәр чәршәмбе көннәрендә узачак.
Һәр дәрес йөгерү техникасын үстерү өчен төп кагыйдәләрне һәм күнегүләрне өйрәнүне, дөрес сулыш алу күнегүләрен һәм урман буйлап бер сәгатьлек йөрүне күздә тота.
Йөгерү клубына яңа катнашучылар да, профессионаллар һәм йөгерүне яратучылар да кушыла ала. Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан оештыручылар зур булмаган төркем җыя - 25 кешедән артык түгел. Аларның барысына да дәресләр вакытында әйберләрне саклау өчен шкафлар биреләчәк.
Күнегүләр алдыннан, дәресләргә йөрүне тыю турындагы күрсәтмәләр булмавына инану өчен, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк. Үзеңне начар хис итү яки булган авырулар турында тренерга хәбәр итәргә кирәк.
Күнегүләр Горки-Әмәт урманында һәр чәршәмбе 19.00 сәгатьтә атна саен узачак. Җыелу - спорт базасы янында. Алдан теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр ителә иҗтимагый киңлекнең Instagram-аккаунтында.
Исегезгә төшерәбез, йөгерүләр шулай ук Кабан күле яр буенда да оештырылган. Күнегүләр һәр чәршәмбе 7.00 сәгатьтә уза.