В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Квартирник «Лес» кафесында 11-нче декабрьгә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). 11-нче декабрьдә Казанда Горки-Әмәт урманында «Волга-Волга» вокал-инструменталь ансамбленең квартирнигы узачак. Музыкантлар кечкенә генә камера концерты бирәчәк.
Квартирник «Лес» кафесында 11-нче декабрьгә планлаштырылган, ул 20.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, әмма урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр ителә Горки-Әмәт урманының Instagramдагы рәсми аккаунтында.