В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Казанның Горки-Әмәт урманында йөгерү мәктәбе ачыла. Дәресләр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә узачак.
Бушлай тренировкалар Time to run йөгерү клубы белән берлектә оештырыла. Барлык шәһәр халкын дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 19.00 сәгатьтә чарага кушылырга чакыралар. Катнашучылар чаңгы базасы янында җыелачаклар, дип хәбәр ителә Горки-Әмәт урманының Instagram-аккаунтында.