В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укулар шимбә көннәрендә 9.00 сәгатьтә булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Горки-Әмәт урманында Казанда Скандинавия йөреше буенча бушлай тренировкалар башлана. Дәресләргә җылы, уңайлы киемдә һәм аяк киемендә килергә, үзең белән йөрү өчен таяклар алырга кирәк.
Профессиональ тренер база күнегүләрен күрсәтәчәк, разминка уздырачак һәм йөрешнең дөрес техникасын өйрәтәчәк.
Укулар 13, 20, 27-нче февраль һәм 6-нчы март көннәрендә 9.00 сәгатьтә узачак. +7(927)411-46-11 телефоны буенча язылырга мөмкин. Җыюлу – спорт базасы янында, дип хәбәр ителә Горки-Әмәт урманының Instagram-аккаунтында.