Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.07.2021, 10:56

Горки-Әмәт урманында балалар эколагереның икенче сменасы старт ала

Катнашу өчен гаризалар 15-нче июльгә кадәр кабул ителәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). Горки-Әмәт урманында балалар эколагереның икенче сменасы старт ала. Ул 19-нчы июльдән 23-нче июльгә кадәр «Дом» үзәге базасында узачак. Анда 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала. Биш көн дәвамында 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр балалар экология буенча тематик лекцияләргә йөриячәк, экскурсияләргә барачак һәм уйнаячак.

Шулай итеп, сменаның беренче көнендә катнашучыларны Яшьләр дипломатиясе академиясеннән тотрыклы үсеш максатларында уен һәм чүпләрне ничек сортларга аеру турында лекция көтә. Сишәмбе көнне иҗтимагый региональ коткару отрядыннан теоретик һәм практик дәрес, шулай ук урманда ничек ориентлашу һәм походларга бару турында лекция узачак. Өченче көнне укучылар Бөтендөнья экологик балалар проектлары турында лекция тыңлый һәм «Казан – калдыкларсыз шәһәр» интерактив экспозициясе буенча экскурсиягә китәчәк. Пәнҗешәмбе көнне яшьләрнең «Чиста булачак» экологик хәрәкәтеннән һәм «Полнолуние» кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәге белгечләреннән лекцияләр планлаштырылган, шулай ук үсентеләр утырту буенча акция оештырылачак.

Эколагерьның йомгаклау көнендә «Чиста уеннар» иҗтимагый хәрәкәтеннән лекция һәм барлык узган темалар буенча квиз узачак. Моннан тыш, балалар катнашу турында сертификат алачак.

Эколагерьга йөрү – бушлай. Теләүчеләргә сылтама буенча гариза тутырырга һәм «Синең өчен экология нәрсә ул?» дигән сорауга җавап белән минутлык видео беркетергә кирәк. Эшләр 15-нче июль 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Оештыручылар иң оригиналь һәм кызыклы җавап җибәргән 20 укучыны сайлап алачак һәм алар белән элемтәгә керәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар