Фестивальдә Казанның 15 кафе һәм рестораныннан барбекюда ризыклар тәкъдим ителәчәк.
Фото: Казан парклары һәм скверлары дирекциясе
Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май). 15-нче һәм 16-нчы май көннәрендә Горки-Әмәт урманында «Гриль-фест» узачак. Киләсе ял көннәрендә шәһәр халкы һәм кунаклары барбекюда әзерләнгән ит, балык, сыр һәм яшелчә ашларын татып карый алачак. Фестивальдә катнашучыларга аларны Казанның 15 кафе һәм рестораны тәкъдим итәчәк.
Программага шулай ук Татарстан Республикасы пешекчеләре гильдиясеннән азык-төлек әзерләү һәм саклау буенча мастер-класслар, музыкаль төркемнәр һәм DJ-сетлар чыгышлары керәчәк. Паркта чәй тантаналары өчен чатыр корылачак, бушлай мастер-класслар һәм фотозона белән балалар мәйданчыгы оештырылачак.
Чара Горки-Әмәт урманының яшел кырында CUBE контейнер үзәге янында ике көн дәвамында 12:00 сәгаатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.