Ярышларда катнашучыларга 380 метрлы дистанцияне узарга туры киләчәк.
Фото: Денис Гордий
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). 5 нче февральдә Казанның Горки-Әмәт урманында «Бәхет белән узышып» дип аталган кышкы ярышлар узачак. Анда 3 яшьтән өлкәнрәк сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар һәм 25 яшькә кадәрге инвалид гражданнар катнаша ала.
Казанлыларга чаңгыда 380 метр араны үтәргә туры киләчәк, ярышта катнашучыларга волонтерлар ярдәм итәчәк. Дистанцияне узган һәркем медаль алачак.
Ярышларда катнашу өчен заявканы сылтама буенча җибәрергә мөмкин. Шулай ук казанлылар, ярышларга килеп, туганнары һәм дуслары өчен җан ата ала.
Катнашучыларны теркәү – 9:45 тә, ә йөгерү 10:00 дә башлана, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.