В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моның өчен махсус 60 метр озынлыктагы кар трассасы ясалачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре, KZN.RU, 18 нче гыйнвар). 22 нче гыйнварда Горки-Әмәт урманында радиоидарәле машиналарда ярышлар узачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Һәвәскәр узышлар Cube контейнер үзәге янындагы кырда 11:00 сәгатьтә башлана. Ярышлар өчен махсус 60 метр озынлыктагы кар трассасы булдырылачак.
Ярышларда катнашу өчен ике кешедән – пилот һәм техниктан торган команда тупларга кирәк. Беренчесе машина белән идарә итәчәк, икенчесе ярыш дәвамында аның хәрәкәтен контрольдә тотачак. Катнашуга 18 яшьтән өлкәнрәк казанлылар кертелә.
Шулай ук ике категориядән берсен сайларга кирәк: тизлектә яки төгәллектә (трасса каршылыкларны үтүне күздә тота) ярышу. Үз командаңны сылтама буенча теркәү зарур.
Радиоидарәле машиналарны командаларга урында бирәчәкләр, әмма аерым бер узышларда үзеңнекеләр белән дә катнашырга мөмкин. Бер ярышта берьюлы дүрт команда катнаша ала. Иң яхшы узышчыларны судья билгеләячәк – һәр категориядә җиңүчеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясеннән дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәк.