В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген үзәк аллеялардагы 25 метр озынлыктагы юлны кофе түбе белән каплаячаклар.
Фото: Казан парклары һәм скверлары дирекциясе
Бүген 25 метр юл кофе куесы белән капланачак. Аның белән Җиңү проспекты ягыннан паркка төп керү юлы янындагы үзәк аллеяларын эшкәртәчәкләр. Кофе куесының чыгымы 1 метр юлга 1 килограмм тәшкил итәчәк. Проект партнерлары булып шәһәр кофейнялары чыгыш ясады, алар 25 килограмм кофе куесын бушлай бирде, дип хәбәр итә Парклар һәм шәһәр скверлары дирекциясе матбугат хезмәте.
Казанда мондый проект беренче тапкыр тормышка ашырыла. Кофе куесының туфракка һәм үсемлекләргә йогынтысы дәрәҗәсен бәяләү өчен, КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты белгечләре грунт пробаларын алып, аны лаборатория шартларында тикшерәчәк. Сынау нәтиҗәләре 1,5-2 айдан соң әзер булачак, шуннан соң Парклар һәм скверлар дирекциясендә шәһәрнең башка җәмәгать киңлекләрендә дә кофе куесы куллану турында карар кабул ителәчәк. Җәйге сезонда түпне «Иҗтимагый бакча» проекты кысаларында компост сыйфатында файдаланалар.