В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкортстанның әйдәп баручы рәссамнарының берсе үз эшләрен шәхсән тәкъдим итәчәк.
Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). Казанда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Яңа мифология» күргәзмәсе ачыла. Анда Башкортстан Республикасының алдынгы рәссамнарының берсе, М.В.Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Айрат Терегулов үз эшләрен тәкъдим итәчәк.
Экспозициягә барлыгы 47 рәсем әсәре керә, алар 2013 елдан 2022 елга кадәр ясалган. Эшләр останың иҗади эшчәнлегенең яңа «матур» этабын чагылдыра.
Күргәзмә 14 нче декабрьдә 16:00 сәгатьтә ачыла, бу көнне бушлай кереп булачак. Экспозиция 2023 елның 26 нчы февраленә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.
Рәссамның эшләре Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителәчәк.