В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада яшен, яңгырлар һәм җилнең көчәюе булырга мөмкин
Татарстан халкын җомга, 21 нче июнь көнне, республика территориясендә һава шартларының начарлануы турында кисәттеләр.
«21 нче июнь көндез Татарстан республикасы территориясе һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең секундына 17-22 метрга (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр) кадәр кыска вакытлы көчәюе көтелә, урыны белән боз», – диелә ТРның Гидрометүзәк хәбәрендә.
Алдагы көнне ТРнда яшенле яңгырлар, көчле җил һәм күп явым-төшемнәргә бәйле шторм кисәтүе гамәлдә булды.