Юлдагы гадәттән тыш хәлләр турында Дәүләт автоинспекциясенең кайнар линиясенә хәбәр итәргә мөмкин
Фото: Марат Мөгыйнов
Соңгы көннәрдә юлларда күрү мөмкинлеге начарая, бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Автомобильчеләргә транспорт чаралары арасындагы араны һәм ян аралыгын сакларга кирәк. Җәйге резиналы автомобильләрдә юлга чыгу тыела.
Көйләнелмәгән җәяүлеләр кичү урыннары, киселешләр һәм эстакадалар, күперләр һәм юл үткәргечләр аша үткәндә аеруча саклык күрсәтергә кирәк, чөнки нәкъ менә шушы урыннарда бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Шәһәрдән читтә йөргән очракта бензин запасы алу, җылы әйберләр һәм эчемлекләр йөртү, кесә телефонын зарядкалау киңәш ителә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга оператив ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Узган тәүлектә Казанда 123 юл-транспорт һәлакәте булган – зыян күрүчеләр юк. 693 шофер һәм 68 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 59 кеше куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган, тагын 66 кеше җәяүлеләргә юл бирмәгән. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җиде автомобильче тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.
Исегезгә төшерәбез, атна башында Татарстанда аномаль-салкын һава торышы билгеләнү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Төнлә һава температурасы -23..-29 градуска кадәр төшәчәк, ә республиканың түбән районнарында -34 градуска кадәр җитәчәк.