В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проект 5 дәрес эчендә намаз уку һәм ислам нигезләренә төшенергә ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). 10 ноябрьдә Казанның Галиев мәчетендә ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең “Бер көнлек мәктәп” проекты старт ала. Проект 5 дәрес эчендә намаз уку һәм ислам нигезләренә төшенергә ярдәм итәчәк.
Бүгенге көндә дәресләргә йөрү теләген 50-дән артык кеше белдергән. Иң яшь тыңлаучының яше – 16 яшь, ә иң олысыныкы – 78 яшь. Мәктәпкә +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Барлыгы 5 дәрес уздырырга планлашитырыла.
Дәресләр татар һәм рус телләрендә бушлай узачак. Дәресләрне Россия ислам институтының остазлары һәм хәзрәтләре алып барачак. Дәресләр азагында тыңлаучыларга “Бер көнлек мәктәп” проектында дәресләр узу турында таныклык биреләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Мөселманнары диния нәзарәтендә.