В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләргә теләге булган һәркем йөри ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Казанда «Ислам. Беренче адымнар»га тыңлаучылар җыю бара. 5 дәрес эчендә укучылар Ислам нигезләрен һәм намаз уку күнекмәләрен бушлай үзләштерәчәкләр.
Дәресләр Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай ур., 38) атнага бер тапкыр, шимбә көнне 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр, рус һәм татар телләрендә узачак. Дәресләргә теләге булган һәркем йөри ала. Укучылар 25-нче октябрьгә кадәр җыелачак.
Мәктәпкә язылу өчен сайтта теркәлергә яки телефон аша шалтыратырга кирәк: 8 (843) 237-86-18.
Бүгенге көндә мәктәпкә 75 кеше язылган инде. Аларның иң олысына 82 яшь булса, ә иң яшенә - 19, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты беренче тапкыр 2018 елда мөфтият тарафыннан гамәлгә ашырылды. Әлеге проектның өч сезоны эчендә курсларда 300-гә якын кеше белем алган.