Проектлар Люмьер галереясы һәм Still Art фонды агарту программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче сентябрь). Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее галереяларында ил фотографиясе классигы Владимир Лагранж һәм танылган рәссам-фотограф Александр Родченко күргәзмәләре ачылачак. Проектлар Люмьер галереясе һәм Still Art фонды агарту программасы кысаларында тормышка ашырыла, аның максаты – Россия шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә фотографияне популярлаштыру. 2021 елдан Санкт-Петербургта, Себердә, Уралда һәм Идел буенда фотокүргәзмәләр уздырылды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.
«Хәзинә» милли сәнгать галереясында Владимир Лагранж әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Вакытлы экспозициядә – авторның 1960-1990 елларда ясалган йөздән артык эше, алар Лагранж иҗатының үсешен, аның стиленә һәм темаларына вакытның йогынтысын чагылдырачак.
Күргәзмә 28 нче сентябрьдә 16:00 сәгатьтә ачылачак, керү һәркем өчен ирекле.
Заманча сәнгать галереясындагы вакытлы экспозициядә тамашачылар Александр Родченконың 1920 елларның беренче фотография тәҗрибәләреннән алып 1930 нчы еллар ахырына кадәрге эшләрен күрәчәк. Күргәзмәдә Родченконың дуслары – рәссамнар, архитекторлар, шагыйрьләр, язучылар, кинорежиссерлар, «ЛЕФ» һәм «Новый ЛЕФ» журналлары хезмәткәрләре портретлары тәкъдим ителә. Эшләр арасында – Лилия Брикның танылган портреты (ул Ленгиз плакаты өчен нигез булды), Владимир Маяковскийның Родченко остаханәсендә эшләгән беренче фотосессиясеннән берничә фотосурәте (1924) һәм Осип Брикның танылган фотосы.
Күргәзмә 29 нчы сентябрьдә 16:00 сәгатьтә ачылачак, керү һәркем өчен ирекле.