В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык алдында Reheard Мәскәү ансамбле һәм София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Бүген Казанда заманча сәнгать галереясендә концерт булачак, анда халыкка заманча композиторлар әсәрләрен тәкъдим итәчәкләр.
Концерт программасында – С.Гобәйдуллина, Д.Звездина, Л.Кошева, В.Кухта, Л.Исхакова, И.Хисмәтуллин, Р.Сондерс, И.Мөдри, Я.Паг-Паан һәм Б.Бертельсмайер әсәрләре.
Шулай ук Россия композиторларының әсәрләре премьерасы булачак: Лилия Исхакованың кече симфоник оркестр өчен «Провидение» һәм кече симфоник оркестр өчен фортепиано солисты Инна Хисматуллина белән «Концерт-фантазия». Россиядә беренче тапкыр немец композиторлары Берке Бертельсмайер (Ouroboros) һәм Я.Паг-Паан (Dreisam-Nore) әсәрләре тәкъдим ителәчәк.
Концертта шәһәргә беренче тапкыр килгән Reheard (Мәскәү) заманча музыка ансамбле һәм Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры катнашачак.
Концерт «Россиядә Германия елы 2021/2022» проекты кысаларында узачак. Музыкаль программаның башлануы – 18:30. Керү галерея билетлары буенча, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.