Экспозицияне рәсем, музыка, күләмле инсталляцияләр, анимация берләштерә.
Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июнь). 17 нче июньдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Татарстан рәссамы Әлфия Саргинның (Ильясова) ALFA DNK күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә татар халкы һәм Төньяк Америка индеецлары кавемнәре (О.Рериг, А.Каримуллин, Т.Шурр) арасында ачыкланган элемтәләр өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне үз эченә ала. ALFA DNK проекты – татарларның һәм башка халыкларның үзбилгеләнүе, генетик багланышлары, төрки цивилизация, экологик аң һәм киләчәк турында.
Экспозиция сәнгатьнең төрле төрләре һәм идеяләрне визуализацияләү өчен инструментлар синтезыннан гыйбарәт: рәсем сәнгате, мультимедиа контенты, күләмле инсталляцияләр, анимация. Шулай итеп, мультимедиа күргәзмәсен оештыруда кечуа кавеменнән музыкант Ricardo Juan Lobato (Перу, Көньяк Америка), шулай ук аның дуслары катнашты. Кино төшерү Төркия, Македония, Мари-Эл, Удмуртия, Татарстан территориясендә арт-резиденцияләрдә узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.
ALFA DNK проекты беренче тапкыр 2020 елда Казахстан Милли музеенда тәкъдим ителде, анда digital-кораллар белән эшләүче рәссамнар җыелды.
Әлфия Саргин (Ильясова) – тумышы белән Казаннан, төрле культураларның мифологик кырын тикшерүче рәссам. Аны борчыган төп мәсьәләләр – үзбилгеләнү, нәсел һәм генетик элемтәләрне эзләү, эко-киләчәк. Әлфия Саргин үзен визуаль сәнгатьнең төрле төрләрендә сынап карый (рәсем, графика, литография, bodi-art, art-video, digital). Рәссам Россия, Европа һәм Азия арт-резидентларында эшләгән, аның әсәрләре бөтен дөнья буйлап музейларда саклана.