Экспозиция видеоарт һәм VR-сәяхәтләрне татар, рус һәм инглиз телләрендә берләштерә
Фото: vk.com/gmiirt_modern
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче май). Казанда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Урман» мәгърифәтчелек проекты ачылды. Кунакларга татар мифларын һәм Татарстан сынлы сәнгать классикасын видеоарт һәм VR-сәяхәт форматында татар, рус һәм инглиз телләрендә заманча аңлаешта тәкъдим итәчәкләр.
Проект берничә өлешне үз эченә ала. Күргәзмәләр белем бирү, мәгърифәтчелек һәм музыкаль программаларны берләштерә. Алар ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Габдулла Тукай әдәби музеенда, Болгар музей-тыюлыгында, Чистай музей-тыюлыгында узачак.
Тамашачыларга Фәйзрахман Әминов, Валентин Карамышев, Виктор Аршинов һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмаларыннан башка авторларның эшләре тәкъдим ителәчәк.
Видеоарт һәм VR-сәяхәтне Казанның «Абау» студиясе И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте ярдәме белән ясалма интеллектны кулланып ясаган.
Күргәзмә 3 нче сентябрьгә кадәр эшләячәк, керү ирекле, чараларга бару –