Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче ноябрь). 15 нче ноябрьдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган «Бер йорт тарихы» күргәзмәсе ачыла. Уку йорты үзенең юбилеен 2022 елның 26 нчы сентябрендә билгеләп үтте.
Күргәзмәдә укытучылар һәм «Театр-декорация сәнгате» бүлекчәсе студентлары эшләре тәкъдим ителәчәк. Галереяга килүчеләр картиналар, грим эскизлары, бутафория предметлары һәм чәчләр өчен декоратив эшләнмәләр, костюм элементлары һәм театр курчакларын күрә алачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте. Галереяның кайбер эш көннәрендә шәһәрлеләр мастер-класслар, интерактив чаралар һәм перформанс белән таныша алачак.
Ачылу көнендә экспозицияне бушлай, 16:00-17:00 сәгатьләрдә карарга мөмкин булачак. Башка көннәрдә керү билетлар буенча башкарылачак, күргәзмә 18 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясы Карл Маркс ур., 57 адресы буенча урнашкан.