Екатерина Бородаченко һәм Алан Хатагтының эшләр күргәзмәсе 26 нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). 22 нче декабрьдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Петербург рәссамнары Екатерина Бородаченко һәм Алан Хатагтының «Көлү, күз яшьләре һәм төшләр» күргәзмәсе ачыла. Казанлылар авторларның 70 тән артык әсәрен күрәчәк, аларның һәркайсы мессенджерлардагы популяр эмодзи вариантларының берсен характерлый.
Гаилә пары заманча реализм өлкәсендә эшлиләр, рәссамнар классик рәсем сәнгатен һәм актуаль сюжетны берләштерәләр. Күргәзмә виртуаль дөньяны җанландыру һәм чынбарлыкка күчү омтылышы булачак. Картиналар түгәрәк форматта (тондо) ясалган.
Экспозиция 16:00 сәгатьтә ачыла, теләүчеләр өчен керү ирекле. Калган көннәрдә аны билетлар буенча карарга мөмкин булачак. Күргәзмә 26 нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.