Экспозиция турында проектның кураторы Сергей Коломийцев сөйләячәк.
Фото: Денис Гордийко
Күргәзмә буенча экскурсияне проектның кураторы, «Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнарының иҗат берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы директоры Сергей Коломийцев үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.
Чара 16:00 сәгатьтә башлана, алдан теркәлү өчен +7(843)567-80-43 телефоны буенча яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге галерея берләшмәсе аша хәбәр итәргә кирәк.