Күргәзмәгә килүчеләр танылган пейзажист иҗатының төрле чордагы әсәрләрен күрә алачак.
Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). 21 нче апрельдән 24 нче июньгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссам Иван Шишкин эшләре күргәзмәсе узачак.
Килүчеләргә пейзажистның «На покосе в дубовой роще», «Швейцарский пейзаж», «Полянка», «На даче» кебек танылган әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, экспозиция ярдәмендә рәссамның иҗади үсешен күрергә мөмкин булачак, биредә аның тәүге эшләре дә, тәҗрибәле рәссам буларак өлгергән чордагы картиналары да урын алган.
Танылган пейзажист эшләреннән тыш, килүчеләргә Кондрат Максимовның 20 ләп картинасы тәкъдим ителәчәк, ул үз иҗатында Иван Шишкин традицияләренә иярергә омтылган.
Күргәзмәгә керү – түләүле (130 сум). Галереяның калган экспозицияләрен апрель ахырына кадәр бушлай карап була.