Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2022, 15:36

«Хәзинә» галереясында Меер Аксельрод картиналары һәм сугыш чоры балаларының рәсемнәре күрсәтеләчәк

Дүрт зал хәрби хроникага гына түгел, тылда эшләгән кешеләргә дә багышланган.

Фото: ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы апрель). Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган өч экспозиция ачыла.

Шәһәрлеләргә рәссам Меер Аксельродның «Немец оккупациясе» күргәзмәсе, балалар рәсемнәре күргәзмәсе һәм «Һәм тагы май...» экспозициясе тәкъдим ителәчәк.

М.Аксельродның экспозициясе останың 1942-1943 елларда язган берничә дистә сынлы сәнгать һәм график картиналарыннан тора, аларны рәссам Сергей Эйзенштейнның «Иван Грозный» фильмы буенча декорацияләр өстендә эшләгән вакытта иҗат иткән.

Икенче экспозициядә ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее фондларыннан 1942-1943 елларда балалар иҗат иткән рәсемнәр тәкъдим ителгән.

«Һәм тагы май...» күргәзмәсенең киндер тукымаларында сугышлар арасындагы кыска мизгелләр, солдатлар ял иткән һәм туганнарына хат язган вакытлар сурәтләнгән.

ТАССР Дәүләт музее тупланмасында (1958 елдан – ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда) сугыш вакытында, шулай ук тыныч елларда иҗат ителгән сәнгать әсәрләренең шактый коллекциясе җыелган. Ул СССР, Россия һәм Татарстан рәссамнарының 400 гә якын рәсем, графика һәм скульптура эшен үз эченә ала, аларның 60 ы (рәсем сәнгате, графика, скульптура) экспозициядә тәкъдим ителә. Галереяның дүрт залы хәрби хроника белән генә чикләнмичә, тылда эшләгән кешеләргә дә, сугыш вакытында гражданнар кичергән югалтуларга да багышланган.

Күргәзмә кунакларына Россиянең танылган осталары М.Кугач, Г.Коржев, А.Бурлай әсәрләре, шулай ук моңарчы киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган авторлар Н.Бикташев, Ф.Севостьянов, А.Боков, М.Канаян һәм Х.Хәйдәров эшләре тәкъдим ителәчәк.

Экспозицияләр 5 нче майда 16:00 сәгатьтә ачыла. Алар 5 нче июньгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар