В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмәне ачу тантанасы 10 апрельгә билгеләнгән.
Денис Гордийко фотосы
Күргәзмәдә күбесенчә ачык һавада иҗат ителгән сәнгать әсәрләрен (пленэр этюдларны), шул исәптән Истанбулда ясалган картиналарны күрергә була. Аларда меңнәрчә чакрым ераклыкта урнашкан шәһәр сулышы, бай архитектура үрнәкләре һәм табигать күренешләре, шулай ук рәссамнар берничә атна дәвамында эшләгән мәдәни мохит үзенчәлекләре чагыла.
Төркия белән бәйле әсәрләр ике автор иҗатында да халыкара дәрәҗәдә югары бәя бирелгән мөһим этап булып тора. Соңрак Хакасиядә ясалган картиналарда да сәяхәтләр һәм киңлекләрне тикшерү темасы дәвам итә. Әлеге эшләрдә рәссамнар Себер далаларын һәм Саян итәгендәге тауларны сурәтли, дип хәбәр итә «Хәзинә» галереясе.
Экспозиция вакыт һәм география белән аерылып тора торган, әмма бердәм сәнгати якын килү белән бәйле ике өлештән тора. Күргәзмәгә килүчеләр залларда рәссамнарны сокландырган гаҗәеп матур урыннар тасвирланган картиналар белән хушлана ала.
Күргәзмәне ачу тантанасы 10 апрельгә билгеләнгән. Бу көнне кунаклар вернисажга бушлай керә ала.