Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.03.2022, 11:30

«Хәзинә» галереясында рәссам Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Күренекле эшләр арасында С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, С.Гобәйдуллина, М.Кәрим, Ф.Бурнаш, Б.Урманче һәм башка сәнгать эшлеклеләренең портретлары бар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче март). Казан Кремле территориясендәге ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Абрек Абзгильдинның әсәрләреннән торган «Диалог с традицией – Гореф-гадәт белән әңгәмә» күргәзмәсе ачыла. Ул Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай һәм Б.Урманче Дәүләт премияләре лауреаты, Россия сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты тууына 85 ел тулуга багышлана.

Абрек Абзгильдин сәнгатенә (1937 – 2013) образларның шигъри бөтенлеге һәм мирас белән традицион мөнәсәбәтләр төре хас. Рәссам иҗаты Көнбатыш Европа сәнгате классикасына таяна, шул ук вакытта ул татар һәм башкортларның халык мәдәниятенә барып тоташа.

Сабантуй темасы Абзгильдин иҗатында зур урын алып тора һәм рәссам тарафыннан төрле жанрларда һәм вариантларда («Капчык киеп йөгерү», «Чиләк белән йөгерү», «Ат чабышы», «Көрәш», керамик савытлар сериясе һ.б.) чагылыш таба.

Рәссам өчен заман мәдәниятен үз эченә алган шәхес идеаль кыйммәт булып тора, ә иң мөһим жанр – портрет. Аның геройлары – сәнгать дөньясы вәкилләре: музыкантлар (С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, С.Гобәйдуллина), шагыйрьләр һәм язучылар (Дәрдемәнд, Ф.Бурнаш, М.Кәрим), рәссамнар (Б.Урманче), галимнәр (М.Алпатов).

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан һәм рәссам гаиләсеннән 70 кә якын рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күрсәтеләчәк.

Күргәзмә 3 нче март көнне 16:00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар