В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмәдә Ольга Затееваның җилпәзәләр коллекциясе тәкъдим ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). 15-нче мартта «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Җилпәзәләр. Матурлык һәм сер сакчысы...» күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә Ольга Затееваның җилпәзәләр коллекциясе тәкъдим ителә. Җыелган экспонатлар XVIII-XX гасырлар җилпәзәләре турында күзаллау тудыра. Хатын-кызларның әлеге аксессуарларын караганда, төрле чорлардагы гүзәл затларның өстенлекләрен белеп, Кытай, Япония, Франция, Италия, Испания, Австрия, Германия, Англия, Россия осталарының эшләре белән танышып, җилпәзә сәнгате тарихына юл алып булачак.
Күргәзмәне «Ел фасыллары», «Биш хис» һәм башка сюжет гравюралар темаларына гүзәл затлар төшерелгән XVIII гасыр гравюралары тулыландыра.
Күргәзмә 30-нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.