«Алтын алка» турнирының гала-матчында 24 команда уйнады
Ярышлар 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк
Казанда «Алтын алка» турниры кысаларында гала-матч узды. Уенда 24 команда катнашты. Ун яшьтән алып 15 яшькә тиклем яшь спортчылар һөнәри клублар спортчылары һәм Россия һәм совет хоккее легендалары белән бергә 20шәр минут ике период үткәрделәр.
Балалар алдында сәламләү сүзләре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, ТР Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов, «Ак Барс» ХК генераль менеджеры Марат Вәлиуллин һәм «Ак Барс» ХК һөҗүмчесе Илья Сафонов чыгыш ясады.

Тәнәфес вакытында тамашачылар өчен «Алканы капкага төгәл кертү» һәм «Хоккей эстафетасы» мастер-шоулары оештырдылар, ә соңыннан бүләкләр уйнату белән лотерея уздырдылар, дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты матбугат хезмәте.

«Алтын алка» турниры 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ярышлар 1964 елның 8 декабреннән уздырыла башлады. Шул вакытта «Пионерская правда» газетасы битләрендә «На старт, дуслар! Золотая шайба зовет!» чакыруы бастырылып чыккан иде. Беренче турнирда 57 команда катнашкан булган. Турнирга нигез салучы һәм «Алтын алка» клубы рәисе — атаклы тренер Анатолий Тарасов.

2025-02-09T09:34:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.