Рольләрне Татарстан Республикасының халык артистлары Роман Ерыгин, Надежда Кочнева, Галина Юрченко, Михаил Меркушин һәм башкалар яңгыраткан.
Фото: Денис Гордийко
29 нчы ноябрьдә, Яшь тамашачылар театрының юбилей атналыгы кысаларында, сынау өчен бушлай аудио спектакль күрсәтелде. Барлык тамашачыларга колакчыннар һәм аудио кулланмалар бирелә. Алар репетицияләрдә ниләр булганын тыңлый, «Дракон» һәм «Буря» спектакльләре реквизитын тотып карый һәм 90 нчы елларны Казан Яшьләр театры артистлары күзлегеннән күрә алачак. Театрның бөтен фойесында шул чор атмосферасын тоярга ярдәм итүче махсус инсталляцияләр урнаштырылган.
Аудиоспектакльне ТР халык артистлары Роман Ерыгин, Надежда Кочнева, Галина Юрченко, Михаил Меркушин һәм башкалар яңгыратты, дип хәбәр итә Казан яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте.