В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр фоторәссам һәм артистның эшлекле аралашуы барышында ясалган фоторәсемнәрне күрәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Казанның Социаль-көнкүреш музее филиалында Владимир Высоцкийны искә алу көненә багышланган күргәзмә ачылды. Экспозициядә - артист Валерий Плотников ясаган фоторәсемнәр.
Килүчеләр фоторәссам һәм артистның эшлекле аралашуы барышында ясалган фоторәсемнәрне күрәчәкләр. Шулай ук киң тамашачыга билгеле булмаган сирәк кадрлар да тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, күргәзмәдә Высоцкий җырлары язылган винил дискны күрергә мөмкин булачак. Дискны чыгару 1975 елга планлаштырылган, әмма кайбер сәбәпләр аркасында ул чыкмаган.
25-нче июльдә Казанда да Владимир Высоцкий истәлегенә багышланган чаралар узачак. «Без Высоцкий һәм аның якын дуслары исеме белән бәйле булган уникаль экспонатлар алып кайтабыз һәм, әлбәттә, Казан музеенда аның җырлары яңгыраячак», - дип сөйләде Социаль-көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.