В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Профилактик рейдлар дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Февральдә Казанның җәмәгать транспортында битлексез 8439 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган.
Узган атнада, 20-28-нче февраль көннәрендә битлексез 1553 пассажир ачыкланган. 68 контроль ноктада 1929 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелгән.
Бер ай эчендә 342 контроль ноктада җәмәгать транспортының 11 мең 692 берәмлеге тикшерелгән. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлек кигән.
Тикшерүне Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәте һәм транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре үткәргән.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.