Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2022, 11:10

Февраль аенда Казанда «Яңа китап фестивале» узачак

Программа кысаларында лекцияләр, концертлар, экспертлар белән очрашулар, күргәзмәләр һәм экскурсияләр каралган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар) 4 нче февральдән 6 нчы февральгә кадәр Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгенең «Яңа китап фестивале» узачак. Чара кысаларында кунаклар өчен концерт программалары, лекцияләр, экспертлар белән очрашулар, күргәзмәләр, шулай ук махсус проектлар әзерләнә, алар арасында экскурсияләр һәм «Смена» лейблын ачу да бар.

«Кызганычка каршы, пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында, быел бөтен кеше өчен гадәти китап ярминкәсен уздырып булмаячак, әмма шуңа да карамастан казанлыларның фестиваль атмосферасына күмелә алуларына без бик шат, – дип хәбәр иттеләр чараны оештыручылар. – Кунакларны уникаль чараларга бай булган өч көнлек программа көтә. Шулай ук бу көннәрдә шәһәрлеләрнең «Смена»да Казан рәссамнары һәм музыкантларының масштаблы экспозиция проектын карау мөмкинлеге дә булачак.

Фестивальгә билгеле бер вакытка бәйле рәвештә бушлай алдан теркәлү буенча гына кереп булачак. Әгәр чарага килү мөмкинлеге булмаса, оештыручылар үзәк белән элемтәгә керүне сорый. Мондый очраклар өчен фестивальне оештыручылар барлык теләүчеләргә бушлай китаплар китерүне оештырачак. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.

Фестиваль «Смена» Заманча мәдәният үзәге һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Барлык яңалыклар