Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2018, 14:35

Февральдә Казанда “Хорошие руки” склады өчен ике яңа кабул итү пункты ачыла

Шәһәр Башкарма комитеты “Игелекле эшләр көне” хәйрия фондына Пушкин һәм Восстание урамнарында урнашкан биналарны бушлай файдаланырга бирде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар, Михаил Ченцов). Февральдә Казанда “Хорошие руки” склады өчен ике яңа кабул итү пункты ачу планлаштырыла. Пушкин ур., 24 һәм Восстание ур., 59 адреслары буенча урнашкан биналарда (узган ел Башкарма комитет аларны бушлай файдаланырга бирде) төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Бу хакта ел саен үткәрелә торган хисап бирү вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшинга Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте.

Искәртеп үтик, 2017 елның мартында Казан Мэры Декабристлар ур., 113 адресы буенча урнашкан “Хорошие руки” хәйрия складында булды. Анда теләүчеләр үзләренә кирәк булмаган, ләкин чиста һәм кияргә яраклы булган киемнәрен, аяк киемнәрен, көнкүреш техникасын һәм интерьер предметларын китерә ала, ә мохтаҗ кешеләр килеп ала. Шәһәр башлыгы әйберләрне кабул итү һәм аеру өчен өстәмә мәйданчыклар ачу турындагы сорауны карарга кушкан иде.

Бүген хәйрия склады Башкарма комитет файдаланырга биргән 1000 кв.м. мәйданлы бинада (Калинин ур., 3) эшли.

Яңа кабул итү пунктларында, “Игелекле эшләр көне” хәйрия фонды директоры Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, төзекләндерү эшләре бара, ләкин аларны ачу февральгә планлаштырылган. Һәрберсе 50 кв.м. мәйданлы бу ике бинада хәйриячелек максатларында әйберләр кабул итү пунктлары булачак.

4 ел эчендә 8 меңнән артык казанлы складка үзләренең әйберләрен китергән, 12 меңнән артык кеше өс киеме, аяк киемнәре һ.б. предметлар алган. Складта бәла-казалардан зыян күргән башка шәһәрләрдә яшәүче кешеләр дә ярдәм күрә ала. Склад киемнәр, аяк киемнәре, җиһазлар, көнкүреш техникасы, балалар әйберләре, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кирәк-яраклар, озак саклана торган азык-төлек, төзелеш материаллары һ.б. кабул итә.

Хисап барышында билгеләп үтелгәнчә, узган елда Башкарма комитет социаль коммерцияле булмаган оешмаларга 19 күчемсез милек объекты биргән.

Фоторепортаж
Җир, милек һәм финанс блогыны отчеты, 30.01.2018
Барлык яңалыклар