Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2021, 11:49

Февральдә Казанда сигезенче дәүләт ветклиникасы эшли башлаячак

Монда хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын профилактикалау хезмәтләре түләүсез күрсәтеләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль, Алена Мирошниченко). Февральдә Казанның Совет районында Шуртыгин урамы, 4 адресы буенча дәүләт ветклиникасы эшли башлаячак. Аны оештыру өчен 2020 елда административ корпусның беренче катына реконструкция ясалды. Шулай итеп, Татарстан башкаласында хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын профилактикалау хезмәтләрен түләүсез нигездә күрсәтүче сигезенче дәүләт ветклиникасы барлыкка киләчәк. Башка хезмәтләр рәсми расланган бәяләр буенча күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген шәһәр башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиев хәбәр итте.

«Февральдә Совет районында икенче дәүләт ветеринария клиникасын ачу турында яхшы хәбәр булды, – дип ассызыклады башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Иң мөһим өңай ягы – йорт хайваннарына котыру авыруыннан һәм башка куркыныч инфекцияләрдән бушлай вакцинация. Йорт хайваннарының барлык хуҗалары да коммерцияле ветеринария клиникаларында хезмәт күрсәтә алмый, ә дәүләт клиникалары мондый хезмәтләрне түләүсез күрсәтә».

Моннан тыш, 2019 елда эшләп киткән зоогостиницалы дәүләт ветеринария үзәге эшен дәвам итә. Ул йорт хайваннарына сәгатьле һәм тәүлекле уңайлы ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Зур йөреп кайту зонасы хайваннарга йөрергә, шулай ук этләрнең төрле токымнары өчен өйрәнү программалары үткәрергә мөмкинлек бирә. Узган елда зооотель 300-дән артык кунак кабул иткән.

Тулаем алганда, дәүләт ветеринария берләшмәсенең планнары турында сөйләгәндә, Тимур Галиев коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә килеп чыккан авыр социаль-икътисади вәзгыять аларның күбесен үзгәртте, дип билгеләп үтте. «Без клиникалар өчен җиһазлар сатып алуны кичектерергә, шулай ук кадрларны һөнәри әзерләү программасына төзәтмәләр кертергә мәҗбүр булдык. Шуңа да карамастан, безнең 40-тан артык хезмәткәр клиник һәм санитар профильнең квалификацияләрен күтәрү, дезинфекция буенча укулар, шулай ук ветеринария-санитария экспертизасы буенча һөнәри әзерлек уздылар», – дип сөйләде ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 1.02.2021
Видеорепортаж
01.02.2021 10:40
Февраль аенда Казанның Совет районында икенче дәүләт ветклиникасы ачылачак
Барлык яңалыклар