В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Максималь сумма 58 мең сумга артачак
Фото: Денис Гордийко
Сертификат акчасын тулысынча саклаган гаиләләрне максималь үсеш көтә. Алар өчен сумма 44 мең сумга артачак. Ана капиталы икенче балага арттырылган күләмдә рәсмиләштерелгән һәм шул ук вакытта бернинди чыгымнар да булмаган очракта, арту 58 мең сум тәшкил итәчәк.
Ана капиталының бер өлешен саклап калган ата-аналар шулай ук ике айдан соң индексациягә исәп тотарга хокуклы. Әгәр өлешчә файдаланганнан соң гаиләнең, мәсәлән, 375 мең сум акчасы калган булса, бу сумма февральдә 7,5% ка артачак. Нәтиҗәдә гаилә 403 мең сум күләмендә акча ала алачак, дип хәбәр итә Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге матбугат хезмәте.
Ана капиталы елына бер тапкыр фактик инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнергә тиеш. 1 нче февральдән беренче балага ана капиталы күләме 631 мең сумга кадәр үсәчәк. Икенче балага ана капиталы 833,8 мең сумга кадәр артачак.