21-нче февральдә эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). Казанлыларны февраль аенда кыска эш атнасы көтә. Быел Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял 24-нче февральгә күчерелә. Шулай итеп, шәһәр халкы 22-нче февральдән 24-нче февральгә кадәр ял итәчәк.
Шул ук вакытта 21-нче февральдә эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында бастырылган җитештерү календаре нигезендә, биш көнлек эш атнасында ике ял көне белән 2020 елда 246 эш көне, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 7 эш көне бар, ә ял көннәре саны 120 көн тәшкил итә, шул исәптән 17 эш көне һәм 5 өстәмә ял көне бар.