В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Составлар 21 еннән 27 нче февральгә кадәр йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). 21-27 нче февраль көннәрендә Горький тимер юлы буйлап ТР башкаласын башка шәһәрләр белән тоташтырачак 9 өстәмә поезд йөриячәк.
Казан белән Мәскәү арасында 7 поезд билгеләнгән, тагын икесе – Санкт-Петербургка. Билгеләнгән составларга сәфәрләргә ихтыяҗ арткан очракта өстәмә вагоннар да тагылачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте.
Ерак араларга йөрүче поездлар расписаниесе белән «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында һәм +7(800)775-00-00 телефоны буенча клиентларга ярдәм итү үзәгендә танышырга мөмкин.