Казанлылар гаилә, торак һәм җир хокукына кагылышлы сораулар бирә алачак.
Фото: Денис Гордийко
22 нче февральдә казанлылар гаилә, торак һәм җир хокукына кагылышлы сораулар бирә алачак. Шәһәрлеләргә юристлар Наталья Веретенникова һәм Людмила Иванова консультация бирәчәк. Казанлылар алиментлар түләтү, милекне бүлешү, хосусыйлаштыру, мирас, ана капиталы буенча өлешләр бүлеп бирү, балалар өлешләре булган күчемсез милекне сату турында беләчәкләр.
Татарстан Росреестры һәм Роскадастры белгечләре шәһәрлеләрне 28 нче февральдә кабул итәчәк. Алар Күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү, бүләк итү, сатып алу һәм сату килешүләре төзү белән бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр.
Барлык консультацияләр дә Калинин урамы, 3 нче йорт адресы буенча 10:00 дән 12:00 гә кадәр барачак. Юристларга сораулар бирү өчен алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча кабул итүгә язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.