В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Казанда узачак «СоТворение» музыкаль фестивалендә якынча 150 музыкант катнашачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, бу сан якынча, чөнки чара программасына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.
«СоТворение» фестивале Татарстан Республикасы башкаласында 8-9 нчы сентябрьдә узачак.