Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.08.2019, 09:02

«Гринландия» авторлык җыры фестивалендә быел 260 меңгә якын кеше катнашты

Быел фестиваль беренче тапкыр Президент грантлары фонды ярдәмендә үткәрелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). «Гринландия» XXVII Бөтенроссия авторлык җыры фестивале быел гадәттәгечә Киров шәһәренең Октябрь районында узды һәм ачык һавада үткәрелә торган бард форумнарының иң масштаблысы булды. Анда 260 меңгә якын кеше катнашты. Ә шул исемдәге төбәкара педагогик лагерьда исә бөтен Россиядән 200-гә якын кеше булды.

Быел фестиваль беренче тапкыр Президент грантлары фонды ярдәмендә үткәрелде. Иосиф Кобзон истәлегенә багышланган концерт фестивальнең төп вакыйгаларының берсе булды. Анда фестивальнең жюри әгъзалары катнашты: Галина Хомчик, Александр Шаганов, «Зеленая лампа» дуэты һәм алар белән бергә А.Чубаров җитәкчелегендәге Ф.И.Шаляпин исемендәге Нократ халык уен кораллары оркестры озатуында башка мәртәбәле кунаклар да чыгыш ясады.

Быел оештыручылар «Гринмолодость» яшьләр мәйданчыгы программасын шактый киңәйттеләр. Сәхнәдә дәртле җыр һәм биюләрдән тыш, мәйдан кунаклары Нократ дәүләт университеты студентлары әзерләгән химик могҗизаларны тамаша кыла алды, интеллектуаль уеннарда катнаштылар.

Фестиваль кунаклары өчен футбол, волейбол, гер спорты, аркан тартышу, армрестлинг һәм шахмат буенча спорт ярышлары оештырылды. Ә «Детландия» балалар шәһәрчегендә балалар бәйгеләрдә катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, һөнәрләрне үзләштерделәр һәм кул эшләре белән шөгыльләнделәр.

Моннан тыш, быел фестиваль аланында инде дүртенче тапкыр «Гринландия» төбәкара педагогик лагеренда катнашучылар җыелды. Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылган педагогик лагерьда бөтен Россиядән 200-гә якын кеше катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар. Алар арасында өстәмә белем бирү укытучылары һәм педагоглары гына түгел, ә иң актив укучылар һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге дә бар иде.

Бәйрәм салюты белән тәмамланган Россиянең атказанган артисты Сергей Трофимов концерты «Гринландия-2019»ның кульминациясе булды.

Белешмә

«Гринландия» фестивале авторлык җыры жанрын хуплый һәм үстерә. Фестиваль һәм аның читтән торып үткәрелә торган бәйгеләре Россия һәм башка илләрдән меңләгән авторны җәлеп итә. «Гринландия» үзенә яшүсмер, яшь авторларны да, профессиональ башкаручыларны да елдан-ел күбрәк җыя.

Барлык яңалыклар