В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярминкәләр иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр эшләячәк
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 22 ноябрьдә, Татарстан Республикасы башкаласында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 15% ка арзанрак бәягә сатып алачак.
Ярминкәләр иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда уздырыла:
Авиатөзелеш районын
Дементьев урамы, 7;
Беломорск урамы, 6;
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше.
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше.
Киров районы
Ә.Авзалова урамы, 15 (Салават күпере);
Батыршин урамы, 20;
Краснококшайск урамы, 150/2;
Революция урамы, 12.
Яңа Савин районы
Лаврентьев урамы, 10;
Х.Ямашев проспекты, 71а.
Идел буе районы
Җиңү проспекты, 46в;
Ю.Фучик урамы, 64 (1 корп.).
Совет районы
Липатов урамы, 7.
Алдарак ел башыннан Казанда стихияле сәүдәгә каршы көрәш буенча 200 дән артык рейд үткәрелүе хакында хәбәр ителгән иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 тоннадан артык товар: яшелчә һәм җиләк-җимеш, балык, текстиль товарлар, сувенирлар, уенчыклар һәм башкалар конфискацияләнгән.