Иртәгә Татарстан Республикасы башкаласында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Продукцияне республиканың 22 районында һәм агросәнәгать комплексының 24 предприятиесендә тәкъдим итәчәкләр.
Гадәттәгечә сәүдә 6:00 дан 13:00 кә кадәр үткәреләчәк. Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен кирәкле товарларны ваклап сату бәяләреннән 15% ка түбәнрәк бәядән сатып алачак.
Сәүдә нокталары түбәндәге мәйданчыкларда җәелдереләчәк.
Авиатөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев ур., 10
Х.Ямашев пр., 71а
Совет районы
Аграр ур., 2
Липатов ур., 7
Киров районы
Батыршин ур., 20
Краснококшайск ур., 150/2
Революция ур., 12
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
Идел буе районы
Җиңү пр., 46в
Ю.Фучик ур., 64
Салават Күпере торак районында ярминкәне Осиново бистәсендәге Садовая урамындагы 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында оештыралар. Төньяк бистәсендә яшәүчеләр өчен сәүдә Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә үткәреләчәк.
Барлык мәйданчыкларда да ветеринария һәм санитария таләпләренең үтәлешен тикшереп торуны тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(843)223-27-72 (өстәмә 84331) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, көз айларында авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 496 млн сумлык товар
сатылган.
Исегезгә төшерәбез, быел соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьдә
узачак. Аларны айның соңгы эш атнасы алты көнлек дип игълан ителү уңаеннан шимбәдән якшәмбегә күчерделәр.