Быел Казанның 5 мең 479 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Алар БДИда нинди фәннәр тапшырачагын ачыкладылар инде.
Чыгарылыш укучыларының күпчелеге профильле математика (59,02%), җәмгыять белеме (36,9%), информатика (26,3%), биология (17,44%), инглиз теле (15,9%) һәм физика (15,42%) буенча имтихан тапшырачак, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.